Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Түбән Биштә дә маскировка челтәре үрә башладылар

Зәй районы һәм шәһәрендә 14 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты. Бу эшне хәзер Түбән Биштә дә башлап җибәрделәр.

Түбән Биш хатын-кызларын маскировка челтәре үрергә Зәйдә әлеге эш башында торучы Елена Хисаметдинова һәм волонтерлар өйрәтте.

-Без бик теләп әлеге эшкә алындык. Барыбызны да бер теләк — егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары берләштерә. Безне челтәр үрергә өйрәткән волонтерлар бик изге эш башкаралар. Алардан ниндидер җылылык, яктылык бөркелеп тора. Рәхмәт аларга районда шундый мөһим зур эшне оештырганнары өчен, — ди Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова.

Челтәрләр үрү өчен корылмаларны Расих Шиһабетдинов ясаган. Ул — челтәр үрү эшен авылда башлап йөрүчеләрнең берсе дә. Маскировка челтәрләренең хәрби зонада егетләргә бик кирәклеген яхшы аңлый. Чөнки улы да гуманитар ярдәм илтеп кайткан, үз күзләре белән маскировка челтәрләренең хәрбиләрнең гомерен саклавын күргән.

Маскировка челтәрләре үрергә клубка әлегә күбрәк лаеклы ялдагы апалар йөри. Алар — Роза Нужная, Клара Кузнецова, Мария Анисимова, Рәмзия Әфләтунова, Вера Максимова, Александра Фролова, Гөлнур Юнысова, Роза Әхтәмҗанова, Венера Захарова. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре Наталья Вәлиәхмәтова, Лариса Кузнецова, Нәсимә Әхмәдиева, авыл Советыннан Алия Гыйльфанова да әлеге изге эшкә тартылганнар.

«Әкренләп яшьләр дә безгә кушылыр дип уйлыйбыз», — ди Наталья Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев