ТР Дәүләт депутаты газеталар бүләк итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов «Подписка бүләк ит!» хәйрия акциясенә кушылып, Зәйнең физик мөмкинлеге чикләнгән, аз керемле, социаль яклауга мохтаҗ кешеләренә район басмаларын яздырып бүләк итте.
Һәр ел саен әлеге күркәм акциядә катнашып, ярдәм кирәк булганнарга район газеталарын яздыручы депутатлар, эшмәкәрләр, киң күңелле кешеләр булу куандыра. Бу юлы бу изге эшне Ринат Фазылов башлап җибәрде. Ул «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын 30 экземплярда физик мөмкинлеге чикләнгән, өлкән кешеләргә яздырды. Газеталар адресатларга 2025 елның беренче яртысында киләчәк.
Ринат Рафаэлович «Халык фронты» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, ул «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы буларак та күп төрле хәйрия чараларын оештыруда катнаша. Без аңа изге эшләре өчен рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев