Шыкмайлылар окоп шәмнәре ясый
Өч-дүрт көн эчендә 250гә якын окоп шәме ясап, аларны Зәйдәге волонтерларга китерделәр.
Шыкмайлылар өлешчә мобилизация игълан ителеп, ир-егетләребез Ватан сагына баса башлаган беренче көннәрдән аларга ярдәм итүгә алынды. Узган ел авыл халкы 60 мең сум акча җыеп, маскировка челтәрләре үрү өчен бирде. Районнан хәрбиләргә гуманитар ярдәм итү өчен Газель машинасы алырга да 60 мең сумлап акча җыйды авыл халкы. Шулай ук гуманитар ярдәм җыюда да үзләреннән өлеш кертәләр. Әлеге эшне авылда олы йөрәкле, киң күңелле Назим абый Минһаҗев оештырган.
-30 гыйнвар көнне ватсапта авыл группасына махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә окоп шәмнәре ясарга алыныйк әле, дип мөрәҗәгать иттем. Ә икенче көнне иртәнге сәгать 8дә клубка шәм ясарга җыелдык та инде. Клуб салкын булса да, ясаган шәмнәргә карап күңелләребез җылына. Эшне ике сменада оештырдык, башта иртәнге якта килеп эшлибез, аннан кайтып чәйләр эчеп җылынабыз да тагын киләбез, — ди Назыйм абый.
Окоп шәмнәрен дә ике машина белән алып килгән иде алар. Моның белән тукталып калмыйлар, боларын тапшырып, тагын шәмнәр ясарга дип парафин, буш банкалар алып кайтып киттеләр. Равис Усманов, Фаиз Макаилов, Фәннур Салихов, Назим Минһаҗев, Роберт Гатауллин, Ренат Гыйниятуллин, Сергей Анисимов, Петр Наумов, Зәйфәрә Галиуллина, Альбина Нуретдинова, Гөлсинә Гариповалар әлеге изге эшкә алынучылар.
— Без үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде. Бар теләгебез — егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Без бердәм булганда гына көчле, — ди шыкмайлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев