Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Шыкмай халкы фитыр сәдакасына хәрбиләр өчен хәләл ризыклар алдылар

Җыелган ризыкларны Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына китерделәр.

Шыкмай авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә төрле яклап ярдәм итеп килә. Биредә окоп шәмнәре дә ясыйлар, машиналарга запас частьләр алуда ярдәм итәләр, госпитальләргә дә кирәкле әйберләрне җыеп озаталар. Шулай ук авыл халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтер өчен Газель машинасы алуда да акчалата ярдәм итте.

«Рамазан аенда авыл халкыннан җыелган фитыр сәдакасы акчасына бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катаншучы егетләребезгә хәләл ризыклар алырга булдык. Хәләл тушенка таптык, аш җыелмалары, балык консервалары, шоколадлар, чәй-кофелар алдык. Хәрбиләребезгә ризыклар барып җитеп, ураза фитрыннан авыз итсеннәр иде дигән теләктә без",  — ди Шыкмайда хәрбиләргә ярдәм итү эшен оештыручы Назыйм Минһаҗев.

Назыйм абый үзе махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен «Нива» машинасына раздатка алып килгән. Авылдан Венера белән Мөбәрәкҗан Нуретдиновлар госпитальләргә җибәрү өчен пижамалар, эчке киемнәр тегәләр. Алар әле Зәйдәге волонтерларга тегү машинсы да бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев