Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Студентлардан – баллы күчтәнәчләр

Политехник көллиятнең повар-кондитер белгечлеге алучы III курс студентлары хәрбиләргә җибәрү өчен безе, чәкчәк, бавырсак, үлән чәйләре әзерлиләр, токмач кисәләр.

Зәйдән Ватанны саклаучылар көненә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Зәй студентлары бу көннәрдә якташларыбызга тәм-томнар әзерләү белән мәшгуль.

–Без әлеге эшкә хәрбиләребез туган як җылысын, аларга безнең студентларыбызның терәк булуын тойсыннар, туган якта көтүләрен аңласыннар өчен алындык, – ди көллият директорының производство практикасы буенча урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова.

Чәй пакетларын кулдан әзерлиләр. Аларга Зәй җирендә үскән файдалы үләннәр – мәтрүшкә, бөтнек һәм башкаларны салалар.

– Токмачны без 30 йомыркага бастык. Һәм ул шактый күп килеп чыкты, – ди студент Александра Иванова.

Токмач басучылар арасында кызлар гына түгел, оста куллы егетләр дә бар. Ә ир-егетләр пешергән ашлар тагын да тәмле булуы сер түгел.

– Без солдатларыбызга булышу акциясенә бик теләп кушылдык. Безнең бу тәм-томнарыбыз аларга көч бирсен, – ди студент Александр Нестеров.

Студентларның кайсы токмач басып кисә, кайсы безе ясый, икенчеләре чәйләрне пакетларга тутыра. Әле тагын бу көннәрдә чәкчәк һәм бавырсаклар да әзерләячәкләр. Безе җиңел әзерләнә, әмма шул ук вакытта аксым, углеводлар чыганагы булып тора һәм озак саклана, диләр.

Студентлар хәрбиләргә хатлар да язганнар. Хатларда Ватаныбыз чикләрен саклап махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез белән горурлану, чиксез рәхмәт сүзләре һәм аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Тәм-томнар тутырылган һәр капка хатлар да салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев