Сәвәләйлеләр, маскировка челтәрләре үреп, җиңүне якынайталар
Сәвәләй авылы клубында һәр көн эш кайный — биредә бер төркем активистлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Челтәр үрүчеләр төркемнәрен “Очкын” дип атаганнар. Бу чыннан да шулай, челтәр үрүче апаларның һәрберсенең хәрбиләребезгә ярдәм итүгә үзләреннән өлеш кертүдән күзләрендә очкын яна.
- Үзебезнең авылдаш егетләребез да шунда бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк?! Андагы һәр солдат – кемнеңдер газиз баласы. Бар теләгебез сугышлар бетеп, егетләребез әти-әниләре, туганнары янына исән-сау кайтсыннар иде. Битараф калмыйча, хәрбиләребезгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәт әйтәсе килә, - ди өлкән волонтер Анна Рябова.
Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, солдатларга хатлар да язалар, әзер челтәрләргә күчтәнәчләр дә төрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр. Боларның барысын җыеп, Зәйдәге волонтерларга озаталар. Ә инде волонтерлар яныннан буш кул белән кайтмыйлар: челтәрләр, тукымалар алып кайталар.
Татьяна Усманова хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегә. Тукымаларны аңа авылдашлары китерә. Чәйне Сәвәләй якларында үскән үләннәрдән ясыйлар. Аны кибеттән алынган чәй белән бутыйлар. Инде 4000нән артык чәй озатканнар. Чәй ясаучыларга балалар да ярдәмгә килә.
–Болар барысы да афәт безнең җиргә килеп җитмәсен өчен башкарыла. Сәвәләйнең хәрбиләргә ярдәм итүчеләре - алар изгелек күрсәтүчеләр, кыскасы, олы йөрәкле кешеләр. Барысы да уртак җиңү өчен күңел биреп, бар тырышлыгын салып эшли. Без егетләребезнең сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев