Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Сәвәләйлеләр 200нче маскировка челтәрен үрде

Сәвәләй авылы клубында һәр көн бер төркем активистлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Челтәр үрүчеләр төркемнәрен «Очкын» дип атаганнар. Бу чыннан да шулай, челтәр үрүче апаларның һәрберсенең хәрбиләребезгә ярдәм итүгә үзләреннән өлеш кертүдән күзләрендә очкын яна.

Биредә маскировка челтәрләре дә үрәләр, әзер челтәрләргә күчтәнәчләр дә төрәләр, үлән чәйләре дә әзерлиләр. Боларның барысын җыеп, Зәйдәге волонтерларга озаталар.

—Сәвәләйнең хәрбиләргә ярдәм итүчеләре — алар олы йөрәкле кешеләр. Болар барысы да афәт безнең җиргә килеп җитмәсен өчен башкарыла. Финанс ягыннан да ярдәм итәләр, шулай ук гуманитар ярдәм дә китерүче шактый. Барысы да уртак җиңү өчен күңел биреп, бар тырышлыгын салып эшли. Без егетләребезнең сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев