Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Сәвәләй авылында да маскировка челтәрләре үрә башладылар

Районыбызның бик күп авылларында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Хәзер бу эшкә сәвәләйлеләр дә кушылды.

Әлеге эшкә хәрбиләребезнең язмышы өчен битараф булмаган хатын-кызлар алынган. Алар көн саен авыл мәдәният йортына җыелышалар. Әлегә челтәр үрергә авылның лаеклы ялдагы апалары йөри. Акрынлап аларга яшьрәкләр дә кушылыр.

-Маскировка челтәрләре үрү өчен каркасны Татьяна белән Геннадий Усмановлар үзләре сатып алдылар. Каркасны җыюда Иван Смирнов белән Алексей Слепцов булыштылар. Эш күп вакыт таләп итә, әмма халык бик теләп ярдәмгә килә. Барыбыз да күңел биреп эшлибез, хәрбиләребез безнең ярдәмне тояр дип ышанабыз. Без аларның сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, — ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Алар маскировка челтәрләрен үрү эшен башлау өчен Зәйдәге волонтерлар белән элемтәгә кергәннәр. Зәй волонтерлары авылга килеп, челтәр үрергә өйрәткәннәр, ничек эшләргә кирәклеген аңлатканнар.

«Күз курка, кул эшли, дигәндәй. Сәвәләй апалары инде беренче маскировка челтәрен бер үреп тә бетерделәр, хәзер икенчесенә тотындылар», — ди Зәйдә әлеге эш башында торучы Елена Хисаметдинова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев