Сармашбаш хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисте
Cармашлылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрү өчен мәдәният йортына җыелып, 100 йомыркага токмач кистеләр.
Шулай ук алар хәрбиләргә җибәрү өчен тәм-томнар да әзерләделәр.
Кискән токмачны Зәйдәге волонтерлар аша җибәрәчәкләр. Токмач кисүчеләрне авылда хәрбиләргә ярдәм җыю эшен башлап йөрүче Тәбрия апа бәлеш пешереп сыйлады.
«Безнең авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бар. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсебез, аларга терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.
фото мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев