Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Сармашбаш апалары: “Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын өчен!”

Махсус хәрби операция башланганнан бирле олысын да, кечесен дә хәрбиләргә ярдәм итү теләге берләштерде. Бу уңайдан Сармашбаш авылында да зур эш алып барыла.

“Авылыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы да юк, дисәк тә, һич хата булмас. Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең күпчелеге – өлкәннәр, әмма алар илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тели. Челтәр үрүчеләр арасында якыннары, балалары СВОда хезмәт итүчеләр дә бар. Бу эш авылда Римма апаның инициативасы белән башланды”, – ди Сармашбаш мәдәният хезмәткәрләре.

Челтәр үрүче апалар хәрби егетләр белән элемтәдә торалар.

Алар һәр челтәрне иң изге, йөрәк түрендәге теләкләре белән бәйлиләр.

Маскировка челтәрләре, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка пилотсыз камералардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрне саклап кала.

“Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән, бу – безнең өчен иң кадерлесе”, – ди челтәр үрүче апалар.
Бу көннәрдә мәдәният йортында челтәр үрүчеләр янына авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов килеп, хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде, Бөек Җиңү көне белән котлап, күчтәнәчләр тапшырды.

фото авыл мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев