Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Игелекле гамәл

Сармашбаш апалары: «Барысы да хәрбиләребез исән-сау кайтсыннар өчен»

Сармашбашта Ватан иминлеге сагында торучы хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр.

Сармашбаш авылы клубында инде бер елдан артык эш кайный — биредә бер төркем активистлар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Әлеге игелекле эшне башкаручы хатын-кызлар, эш күп дип яз, җәй айларында да туктап тормаганнар. Ике көнгә бер челтәр үреп бетерәләр.
Авыр вакытта бер-береңә булышу — бик мөһим һәм саваплы гамәл. Кыска вакытлы ялга кайткан Сармашбашның хәрбиләре, әлбәттә, фронтка маскировка челтәрләре үрүче авылдашлары янына килә. Күп сөйләшмиләр алар, әмма чын күңелдән тылдагыларга ярдмәнәре өчен рәхмәтләрен җиткерәләр.

«Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тиеш. Алар безне яклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп саклыйбыз. Барыбыз да егетләребезнең кайтуын дүрт күз белән көтәбез. Күкләребез — аяз, илләрбез тыныч булсын», — дип тели челтәр үрүче хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев