Район басмалары — депутат бүләге
Бүген «Зәй-информ» оешмасында да инвалидлар ункөнлеге кысаларында үзенчәлекле чара үтте.
Редакциябезгә кунакка районыбызның физик мөмкинлеге чикләнгәннәр иҗтимагый оешмасы һәм сукырлар җәмгыятенең актив әгъзаларын дәштек. Аларга тантаналы төстә «Зәй — информ» җитәкчесе Александр Исаков Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров тарафыннан район басмаларына язылу квитанцияләрен тапшырды.
«Заманыбыз һәркемнең дөнья хәлләре, җирлектәге вакыйгалардан хәбәрдар булуын таләп итә. Әгәр дә басма матбугат чараларына социаль ярдәмгә мохтаҗларның ихтыяҗы бар икән, бик теләп булышабыз», — диде депутат үзе белән булган очрашу барышында.
Депутатыбыз физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә һәм ялгыз яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләргә 50шәр данә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын бүләк итте. Әлеге район басмаларын социаль ярдәм алучылар 2025 елның беренче яртысында һәр җомга саен алып барачаклар.
— Һәр ел саен безнең җирлектән сайланган депутатлар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен район газеталарын яздырып хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Адресатлар бу бүләкләргә бик шат, без алардан даими төстә рәхмәт сүзләре ишетеп торабыз. Чөнки күпчелек вакытын өйдә уздыручыларга, шулай ук туган җиреннән читтә булучы хәрбиләргә басма матбугат чарасы аша район, республикадагы яңалыкларны белеп тору, аерым кешеләр турындагы язмаларны уку бик мөһим. Менә бу юлы зур күләмдә газеталар яздырып хәйрия ярдәмен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров ясады, — диде кунакларга мөрәҗәгать итеп Александр Исаков.
Физик мөмкинлеге чикләнгән актив шәһәрдәшләребез бу бүләкләргә бик сөенүләре белән дә уртаклаштылар.
«Депутатларыбыз социаль ярдәмгә мохтаҗларга кайчан, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә игътибарсыз калдырмыйлар. Халык сайлаган кешеләр нәкъ менә шундый булырга тиеш тә. Бүген без депутатыбыз Рияз Комаровтан зур бүләк алдык. Район газеталарын без үзебезнең иҗтимагый оешмада җыелып та укыйбыз, йөри алмаучыларның өйләренә дә илтеп бирәбез, һәр газета инвалидлар тарафыннан берничә кат укыла. Без мәгълүматка сусап торабыз, шуңа да газеталарны бик яратып укыйбыз. Анда безнең активистларыбыз турында да еш язмалар чыгып тора. Газеталар килгән җомга көне үзенә күрә безнең өчен бер бәйрәм», — ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева.
Аның сүзләренә сукырлар җәмгыятеннән Мария Костюченко да кушылды.
«Безгә булган игътибардан без бик канәгать. Сукырлар җәмгыятендә исәптә торучылар арасында күзлек киеп укый ала торганнар да бар. Бөтенләй күрмәүчеләребез исә газеталарны укый алучылардан, социаль хезмәткәрләрдән укытабыз. Юкка гына халкыбыз үз мәкалендә „күпне белгән меңне егар“ дип әйтмәгән, без район басмалары аша мәгълүматлы булып яшибез, хәтта депутатларыбыз белән очрашулар турында да нәкъ менә газеталардагы хәбәрләр аша беләбез. Район басмаларында республика яңалыклары тупланган өлеш тә бар. Шуңа да „Зәй офыклары“ һәм „Новый Зай“ газеталары безгә барлык республика, район тормышыннан хәбәрдар булып торырга булыша. Рияз Фоатовичка шундый мөмкинлек тудыруы өчен рәхмәтлебез», — ди ул.
Ә бүләк газеталарны без үз чиратыбызда һәр җомга саен адресатларга өләшәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев