Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Мирный бистәсендә «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе узды

Зәйнең Мирный бистәсендә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе оештырылды.

Акция кысаларында 5нче мәктәпнең II сыйныф укучылары белән безнең якларда кышлый торган кошлар турында әңгәмә үткәрделәр.

Акциянең максаты — балаларның игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, кошлар өчен кышлату чорын җиңеләйтү.
Кышлаучы кошларга ярдәм итәр өчен балалар шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә төрле материаллардан җимлекләр ясадылар. Һәм аларны мәдәният йорты һәм мәктәп территориясендә үскән агачларга элеп куярга карар иттеләр.
«Балалар өйләреннән солы, бодай, кабак, көнбагыш, ипи валчыклары алып килделәр һәм аларны көн саен җимлекләргә салабыз. Кошларга ярдәм итә алулары өчен балалар бик сөенде», -ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев