Маскировка челтәрләре үрүче волонтерларны котладылар
Мирный бистәсендә «Zаинск с Vами» волонтерлык берләшмәсендә хезмәт куючы хатын-кызларны тәбрикләделәр.
Аның җитәкчесе булып — Гөлфия Исмәгыйлева тора. Гүзәл затлар менә инде икенче елын махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәләр. Маскировка челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәләр. Алар кулы белән фронтка 350 артык челтәр үреп җибәрелә. Мирный бистәсе китапханәсендә алар өчен «Йөрәккә якын» исемле музыкаль кичә оештыралар. Тәбрикләү сүзләрен җирле территориаль советы рәисе Гөлбану Галяминская, китапханәче Эльвира Архипова, мәдәният йорты җитәкчесе Фәннур Миннекәев җиткерә. Кунакка килгән мәктәп укучылары солдатларга дип открыткалар да алып киләләр. Волонтерлык берләшмәсе җитәкчесе челтәр үрүче хәрбер хатын-кызга үрмәкүч формасындагы брошка тапшыра. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев