Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Кушъелгалылар хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә

Куш-Елга авылы халкы чираттагы гуманитар ярдәм аша җибәрер өчен волонтерларга сварка аппараты, эретеп ябыштыру өчен чыбык, карбюратор, редуктор китерде.

Куш-Елга халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә актив төстә булыша. Февраль аенда авыл халкыннан 100 мең сумга якын акча җыелып, акчаларны хәрбиләргә кирәкле әйберләр алырга дип волонтерларга тапшырдылар. Хәзер чираттагы ярдәмне җыю өчен тырышалар. Авыл халкыннан 74 мең сум акча җыелып, аны хәрбиләр өчен иң кирәкле булган әйберләрне алуга тоталар.

-Сварка аппаратын авыл халкыннан җыелган акчага алдык. Редукторны Мөнир Йосыпов, «ВАЗ-2107» машинасына карбюраторны авылыбыз кияве китерде.  Авылыбыз мәчетенә  җыелган сәдакалардан хәзрәтебез — 30 мең, Рафаэль Имамиев — 5 мең, Резеда Шиһапова һәм Рәшидә Юнысова 2шәр мең сум акча бирде. Авылда узган Коръән ашларыннан кергән акчаларны да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю өчен тапшыру гадәте керде авылыбызда. Битараф булмаган барлык кешегә рәхмәтемне әйтәсем килә. Җыйган ярдәмнәребез хәрбиләргә файдага ярасын, бу яз җиңү алып килсен иде дип телибез, — ди Куш-Елгада бу эш башында торучы Гүзәл Гыйльфанова.

4 мартта кушъелгалылардан җыелган әйберләрне, кискән токмачларны Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, авыл Советы сәркатибы Алия Гыйльфанова Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына китереп бирделәр.

-Куш-Елга, Шыкмай халкы хәрбиләребезгә ярдәм итүдә бик активлар. Аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Барысы да җиңү, егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен, — ди «Zаинск с Vами» төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев