Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Куш-Елга халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен 91800 сум акча җыйды

Авыл халкыннан, читтә яшәүче кушъелгалылардан җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыю өчен волонтерларга тапшырылды.

Куш-Елга авылы халкы мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән хәрбиләргә ярдәм итәргә алынды. Биредә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре дә ясыйлар. Окоп шәмнәре өчен савытларга кәгазьләрне Илдар Гыйльфанов кисеп бирә. Башта беренче партияне авыл халкы белән бергәләп ясасалар, хәзер икенче партияне Фәрит һәм Гүзәлия Гәрәевлар, Илдар белән Алия Гыйльфановлар көн саен кич клубка килеп коялар. Данил Әхәтов буранлы көндә Зәйгә барып парафинны алып кайткан. Ралия апа Әхмәдуллина хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли. Шулай ук авыл халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтер өчен Газель машинасы алуда да акчалата ярдәм итте. Авылда хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю эшен Гүзәл Гыйльфанова, Түбән Биш авыл җирлеге Советы сәркатибы Алия Гыйльфанова  башлап йөри. Авыл абыстае Сәгыйдә апа, Сөләйман хәзрәт тә Коръән ашларыннан кергән акчаларны хәрбиләргә ярдәмгә юнәлтә. 

Гүзәл ханым ватсапта авыл төркемендә хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда үз өлешебезне кертик әле дип язгач, шул ук көнне кушъелгалылар бу игелекле эшкә алынган.

-Аллага шөкер, арабызда изге күңелле кешеләр бик күп. Рөстәм Моратов һәм Рөстәм Асаевлар гаиләсе — 5әр мең, Фирдания Гакыйф кызы 3 мең сум акча бирделәр. Бер көн эчендә генә дә хәтта 41 мең сум акча җыелды. Уллары махсус хәрби операциядә булучы әниләр дә ярдәм итә, — ди Гүзәл Мөнәвировна.

Тиздән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйдән якташ хәрбиләр янына гуманитар ярдәм китәчәк. Әле алар соравы буенча аласы әйберләр күп. Моның өчен финанс җитеп бетми. Башкалар да кушъелгалылар үрнәгендә бу игелекле эшкә кушыла ала. Без барыбыз бергә генә уртак көч булып җиңүне якынайта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев