Күңел җылысын кушып...
Илдәге хәлләргә битараф калмыйча, Мирный бистәсендәге мәчеткә йөрүчеләр дә игелекле эшкә кушылды.
Әби-апалар хәрбиләр өчен токмач кисеп әзерли. Изге гамәлнең башында мәхәллә имамы тора.
– Мәчетебезгә йөрүче хатын-кызлар белән киңәшләшеп, сөйләшеп, без дә гуманитар ярдәм әзерләүдән читтә калмаска булдык. Мин әйткән тәкъдимне хуплап алдылар, каршы килмичә, һәркем өендә эшли башлады. Хәзер бирегә җыелырга уйладык. Токмачлар кипкәч, капларга тутырып, шәһәрдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына илтәбез, – ди имам Рөстәм хәзрәт Дәминов.
Апалар камырны бу юлы 100 йомыркага басканнар. Өмәгә һәркем үзенең эш коралын, кирәкле азык-төлеге – йомыркасын, онын да алып килгән. Аларның кулларына күз иярми. Берсе җәя, икенчесе кисә. Махсус машинкаларын эшкә җиккәннәр. Ә һәркайсының күңелендә бер теләк.
– Зәйлеләрнең бик тырышып гуманитар ярдәм әзерләүләрен район газеталары битләреннән күреп торабыз. Изге эшкә үзебездән дә өлеш кертәсе килде. Без моңа кадәр токмачны өйдә кисеп әзерләдек. Бу юлы бергә җыелышып эшләргә булдык. Болай эшләгәндә күңелләрәк тә, күбрәк тә эшләнә. Алга таба да өмәгә җыелырбыз дип уйлыйбыз, чөнки мәчетебездә уңайлыклар бар. Токмач кисәргә җыелуның төп максаты егетләргә ярдәм итү булса да, очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү өчен тагын бер сәбәп бит, – ди Мирный бистәсендә яшәүче Роза Гадиева.
Һәркем игелекле гамәлгә кушылып, үзеннән өлеш кертергә ашыга. Өмәгә килә алмаучылар токмачны өендә кисеп китерә.
– Бистәнең пенсионер әбиләре тик ятмыйлар: камыр басабыз, токмач кисеп киптерәбез. Без әлеге гамәлләребез белән туган як җылысын хәрбиләргә тапшыра алабыз икән, бу үзе зур эш бит. Бөтен теләгебез – барлык солдатлар исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Ә без алга таба да моның өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Мәчет янында гына Илгизә апа яши. 90 яшьтә булуына карамастан, ул да 30 йомыркага токмач әзерләп куйган, – ди Әлфира Хәйруллина.
Мәчеткә йөрүчеләр күмәкләп өмә ясап эшен дә башкаралар, әле тагын 32 мең сумнан артык акча да җыйганнар. Шулай ук хәрбиләргә дип башка кирәк-ярагын да һәрдаим туплап торалар. Бердәм булып эшләгән изге гамәлнең нәтиҗәсе дә бар. Гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырырга алар 70-80 кап токмач әзерләп куйганнар. Күңел җылысын кушып әзерләнгән ризыклар хәрбиләргә барып җитеп, аларны сөендерсен, көч бирсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев