Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Карманлылар Түбән Чаллыда хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия чарасы уздырды

Тамашадан кергән 19 мең сум акча окоп шәмнәре ясау һәм маскировка челтәре үрү өчен кирәкле материаллар алуга тотылачак.

3 февральдә Зәй районының Карман авылы үзешчәннәре Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында хәйрия чарасы үткәрделәр. Әлеге чарадан кергән акчаны алар махсус операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясау һәм маскировка челтәре үрү өчен кирәкле материаллар алуга тотачак.

Карманлылар Түбән Чаллыда Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен куйдылар. Үзешчән артистлар Альфред Шәйхелисламов (Вәли ролендә), Айсылу Камалиева (Гафифә), Мисбах Сөләйманов (Хәбибрахман), Фирдания Ханнанова (Факиһә), Рәсилә Яхина (Биби), Нияз Һадиуллин (Фатыйх), Котдус Шакиров (Хәмзә карт) халык өчен көтелмәгән яктан ачылды. Рольләр шулкадәр дөрес сайланган, сәхнә гади генә булса да заманасына туры китереп бизәлгән, артистларның киемнәре зәвыклы, үзешчәннәр үз рольләрен барлык нечкәлекләренә туры китереп уйнадылар. Сәхнә артында артистларга ярдәм итеп торучы суфлер Миңкамал апа Шакирова, һәммәсен хәстәрләп, кайгыртып йөрүче кеше дә әле.

Тамашадан соң узган концертта Зәй районының танылган җырчы-сандугачы, күп конкурслар лауреаты, сеңлем Флүрә Гыйниятова һәм үзешчән җырчы Әлфия Афзалова, Карман клубы җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бер яшьлектә бер картлыкта, дигәндәй, 70ен тутырган Котдус абый Шакиров та җил җилдереп, сәхнәләрне селкетеп биеп күрсәтте. Бу уңайдан Түбән Чаллыга багышлап язган шигыремне апам Фирдания Ханнанова укыды.
Түбән Чаллыда үткән чараны оештыручы — Әлфрит Шәйхелисламов. Карман клубы җитәкчесе, спектакльне сәхнәләштерүче Рамилә Мөхәсимова һәм барлык үзешчәннәр аның башлангычына бик теләп кушылдылар.

Түбән Чаллы юкка гына сайланмаган. Әле дә минем балачакның сере сакланган зәңгәр йорт бар анда! Ул — минем әнием Нурдидә Ибатулла кызы Шәйхлисламованың (Гайнуллина) туган авылы.

Карман авылы үзешчәннәре мәдәни чаралар үткәрергә дә, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итәргә дә өлгерәләр. Карманлылар менә ике ел инде һәр кич клубка җыелып, хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр. Бүгенге көнгә 2000нән артык шәм әзерләнгән, 20ләп челтәр үрелгән.

Ул челтәрләрнең берсе Гафифә ролен башкаручы Айсылу Камалиеваның энесенә шәхсән атап җибәрелде. Челтәрнең үз иясенә барып ирешүе турында, аның өчен рәхмәт әйтеп, җавап хәбәр дә килде. Күптән түгел Әлфрит Шәйхелисламов башлангычы белән авылдан чыккан карманлыларны барлап, алар 26 мең сум акчалата ярдәм җыйдылар. Хәзер шул акчага 300 кг парафин кайтартып, һәр көн саен шәм коя авылдашлар. Түбән Чаллы авылы халкы да бу яктан оешкан булып чыкты. Хәйрия тамашасы дигәч, клуб тутырып килгәннәр, рәхмәт яугырлары.

Фирдәүсә Бикмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев