Карман апалары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә
Игелекле гамәл

Карман апалары хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисә

Карман авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча «Бердәмлектә — көч» акциясе узу турында хәбәр иткән идек.

Акция узган атна дәвамында алып барылды. Һәр көнне карманлылар игелекле эшкә алынды. Хәрбиләргә ярдәм итү өчен төрле кирәк-яраклар, тиз пешә торган аш ясау өчен продукция җыелды, окоп шәмнәре ясау өчен парафин алынды, маскировка челтәрләре үрәләр. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Күпләр финанслата ярдәм итте. Ә авыл хатын-кызлары токмач кисеп киптерделәр. Бертуган апалы-сеңелле Нәсимә апа Саматова белән Тәслимә апа Салихова, Зәйнәп апа Усманова хәрбиләргә җибәрер өчен токмач кистеләр.

Карманлылар шундый вакытта битараф булмыйча, җиңүгә үз өлешләрен кертә.


Фотолар авыл клубыннан.


Нет комментариев