Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Кәрәкәстән Гөлнара ханым хәрби якташына дронга каршы корал, тепловизор алуда ярдәм итте

Якташыбызга дронга каршы корал алуда Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге һәм «Зәй информ» коллективы да үз өлешен кертте. Безгә «Алтынчәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Байрак авылы егетенә Гөлнара Нәҗмиева дронга каршы корал һәм тепловизор алу өчен акча җыю турында игълан иткәч, битараф булмаган бик күп кешеләр ярдәмгә кушылды.

«Камаз» позывноен йөртүче ир-ат махсус хәрби операциядә контаркт буенча катнаша. Күптән түгел аңа якташлары генератор алып җибәргәннәр иде. Генератор алуны да Гөлнара ханым үзе оештырды. Аның бу игелекле эшендә төп ярдәмчеләре — уллары. Хәрбиләргә кирәкле булган әйберләрне алуда төп чыгымнарны алар һәм Гөлнара үзе күтәрә. Шулай ук дронга каршы корал алуда Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге һәм «Зәй информ» коллективы да үз өлешен кертте. Безгә «Алтынчәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кушылды.

«Камаз» хезмәт итә торган частьтә Татарстаннан 25 егет хезмәт итә. Шуның 7се — Зәй егете.

Гөлнара шулай ук хәрбиләргә коробка-коробка печеньелар, конфетлар, тәм-томнар да җибәрде. "Камаз"дан якташларына терәк булганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелгән җавап та килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев