Кадер укучылары хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясый
Кадер авылы мәктәбе укучылары махсус операция хәрбиләре өчен 200дән артык окоп шәме ясаган.
Окоп шәмнәре ярдәмендә хәрбиләр салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы сызыкта, җылына, киемнәрен киптерә һәм кыр шартларында ашарга җылыта ала. Газ баллоныннан аермалы буларак, мондый шәмнәр дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр янарга мөмкин.
Шәмнәрне алар мәктәп директоры Рәисә Исламова, хезмәт укытучысы Әлфәт Биккинин, иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау укытучысы Равил Миңнегалиев җитәкчелегендә ясыйлар.
Окоп шәмнәре ясау өчен алар кукуруз, яшел борчак, балык консерваларыннан бушаган банкаларны юып киптерә. Калай банкаларның читләрен бөкләп, кулны җәрәхәтләмәслек итеп шомарта. Аннары берәүләр калын кәгазь битләрен тасма итеп кисә, ә икенчеләр шәм өчен филтә ясап, банкаларга урнаштыра. Иң катлаулы өлешен — эретелгән парафин салуда яшьармиячеләр ярдәм итә.
— Бу процесста иң мөһиме — Ватаныбыз иминлеге сагында торучыларга ярдәм итүне аңлау, — ди укучылар.
Кадер мәктәбе укучылары хәрбиләргә җылы теләкләр юлланган хатлар да язалар. Алар бу көннәрдә авылда маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып, челтәр үрергә өйрәнделәр. Укучылар язган хатлар әзер челтәрләр эченә төрелде.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев