Изге күңелле Аксар егете хәйрия концерты уздырды
Аксар мәдәният йортында хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Туган җир, туган як, туган авыл — һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. Авылдашыбыз Рушат Зиннәтов шундыйларның берсе.
Туган авылының hәр ягы, hәр урыны, hәр кешесе якын аңа. Түбән Кама шәhәрендә яшәсә дә, бер көн дә туган ягына, әнисе янына кайтмыйча калмый ул. Кайтышлый ук hәрбер урамны, hәр кешене, авылның hәрбер урынын барлый Рушат. Авыл группасы ачып, аларны интернет челтәрләрендә яктыртып та бара әле.
Рушат мәрхәмәтле, изге җанлы кеше. Авылга кайтып ике ел рәттән инде махсус хәрби операциядәге егетләр өчен иҗатташ дусларын чакырып, зур хәйрия концерты оештыра.
Концертны туган авылына булган мәхәббәт хисләре белән язылган шигырьләре белән башлап жибәрде Рушат. Экранда Аксарның матур йортларын, капка төпләрен, авылның билгеле, шул ук вакытта ниндидер хатирә белән истә калган урыннарны фотога төшереп, ихлас видеоязма күрсәтелде . Шулай ук авылдагы капкасы бикле йортлар, әти-әнигә хөрмәт темаларына да зур басым ясады ул. Авылнын үткәнен дә барлады. Яшь кенә булса да, Рушат шундый хисләр белән янып яши. Шундый хисләр белән сугарып язылган шигырьләрен сөйләп, иҗатташ дуслары, туганы- жырчы, биюче, оста баянчы егет - кызларның чыгышлары белән үрелеп барды концерт.
Концертның икенче өлеше авылдаш махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган иде. СВОда катнашучы һәр егетнең әти- әнисе концертка чакырылган. Рушат аларның һәркайсына игътибар биреп, чәчәк букетлары белән күчтәнәчләр тапшырды. Ә егетләргә Фирдүс Тямаевның «Егет без» жыры астында әзерләнгән видеороликны бөтен халык басып, күз яшьләрсез карый алмады.
Менә шундый жанлы бер тында узды 3 сәгатькә сузылган концерт. Егетләрнең әниләре рәхмәт йөзеннән концертны оештыручыларга чәй өстәле әзерләп, әңгәмәләр анда да дәвам итте. Ә концерттан жыелган матди ярдәм хәрби операциядәге егетләребезнең әниләренә тапшырылды.
Рушатның тагын бер зур теләге — авылга, мәдәният йортына үзе кебек яшьләрне күбрәк тарту. Рушатның теләгенә без — мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылабыз. Авылдан китеп, читтә яшәүчеләр, ялларда кайткач, мәдәният йортларына киләләр тагы да күңелле булыр иде.
Рушатка, иҗатташ дусларына зур рәхмәт әйтеп, яңадан-яңа иҗади унышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз. Рушат кебек изге җанлы кешеләр күбрәк булсын иде.
Гүзәлия Миңнуллина,
Аксар авылы мәдәният йорты режиссеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев