Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Югарышепкәлеләр 550 маскировка челтәре үрде

Бу эшкә алар 2023 елның февралендә кереште.

Югары Шепкә мәдәният йортында эш кайный — бер төркем активист хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Иртән — 9дан 11гә кадәр, кичкесе — 6дан 8гә кадәр. Фәрхедоха Яхина, Разия Сөләйманова, Мөнзилә Солтанова, Зөлфирә Минехуҗина, Минсрур Йосыпова, Гөлнара Нуретдинова, Гөлшат Бариева, Вәсимә Шәйгарданова, Асия Абзалетдинова, Гөлназ Шәмсетдинова, Гөлсәрия Вәлишина, Сәвия Гадершина, Нурия Мингалина, Рәзилә Хисамиева, Мәрзия Яхина, Зөлфия Хәбирова, Вәсимә Мингалина, Рәзилә Салаватова бер көн калмый маскировкалау челтәре үрергә йөриләр.

Маскировка челтәрләренә махсус хәрби операция зонасында, чыннан да, ихтыяҗ зур. Моны хәрби егетләр үзләре үк дәлилли. Ялга кайтучы егетләр маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус килеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.

Челтәр үрү өчен ятьмә, тукымаларны Зәйдән Гөлназ Шәмсетдинова белән Галия Тимерханова алып кайта. Әзер челтәрләрнең эченә хәрби егетләргә күчтәнәчләр, оекбаш-бияләйләр дә салып төрәләр.

Югары Шепкәдә хәрбиләргә ярдәм итү эше киңкырлы оештырылган. Фалис Гыйләҗетдинов окоп шәмнәре ясый.

Надежда Хәбибуллина гаиләсе белән, Асия Фарукшина хәрби егетләргә тәмле, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр.

Илебез язмышына, хәрбиләребез тормышы-көнкүреше өчен битараф булмаган зәйлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән — икеләтә куаныч. Хәрби егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев