Югары Багражда да маскировка челтәрләре үрә башладылар
Зәй районы һәм шәһәрендә барлыгы 26 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты.
21 октябрьдә Югары Баграж халкы да бу игелекле эшкә кушылды.
Аларны маскировка челтәре үрергә Зәйдә әлеге эш башында торучы Елена Хисаметдинова һәм аның командасы өйрәтте.
-Без бик теләп әлеге эшкә алындык. Барыбызны да бер теләк — егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары берләштерә. Безне челтәр үрергә өйрәткән волонтерлар бик изге эш башкаралар. Алардан ниндидер җылылык, яктылык бөркелеп тора. Рәхмәт аларга районда шундый мөһим зур эшне оештырганнары өчен, — ди Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.
Челтәрләр үрү өчен корылмаларны Михаил Кондратьев белән Михаил Тугашев ясаган. Маскировка челтәрләренең хәрби зонада егетләргә бик кирәклеген яхшы аңлый алар.
Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыелырга сөйләшкән. Араларында бер егет тә бар. Ул — Александр Цыганов. Александр челтәр үрергә иртән дә, кич тә килә. Араларында иң өлкәне — 70 яшьлек Татьяна Миронова. Авылның битараф булмаган хатын-кызлары егетләребезнең исән-сау кайтуы өчен челтәр үрүчеләр рәтенә кушыла бара.
-Бик зур рәхмәт аларга. Безнең уртак бурычыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен ышанычлы тыл булу һәм аларның өйләренә исән-сау кайтулары өчен барысын да эшләү, — ди Павел Николаевич.
Яфраклар коелып бетте, ә шәрә калган урыннарда үзегез күз алдына китерегез, сугышчылар һәм аларның техникасы, блиндажлары ничек ачык күренеп торганын. Челтәрләргә хәрбиләрдән заявкалар бик күп. Алар да бик озак хезмәт итә алмый, ертылалар, яналар, табигатьтә төсләр дә алышына. Егетләребезнең гомерен саклап калу, Җиңү көнен якынайту өчен безнең рәтләргә кушылыгыз, ди маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев