Югары Баграж хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрер өчен токмач кисә
Югары Баграж авылында хатын-кызлар мәдәният йортына җыелып, кайберләре өйләрендә хәрбиләргә җибәрер өчен токмач кисәләр.
-Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән җибәрү өчен токмач кисик әле, дип ватсапта авылдашлар төркемендә мөрәҗәгать иттек. Кемдер өйләрендә, икенчеләр клубка килеп токмачны әзерли. Егетләребезгә терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, — ди мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.
Кискән токмачны алар волонтерлар аша хәрбиләргә җибәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев