Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Искезәйлеләр 500нче маскировка челтәрен үрде

Бүген Иске Зәй яшьләр үзәгенең «Макраме» клубына йөрүчеләр 500нче маскировка челтәрен үреп бетерделәр.

Ә бу эшне алар 2022 елның 5 декабрендә башлаган иде. Әлеге игелекле затларны бер — хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр. Язгы-җәйге бакча эшләре чорында да челтәр үрергә йөрүчеләрнең саны кимемәгән.

Челтәр үрергә йөрүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, туганнары. Алар илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тели!

Бердәм һәм дус булып челтәр үрүче әлеге хатын-кызлар, апалар соклану тудыра, хөрмәт уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев