Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче олы йөрәкле апаларны яшьләр үзәгенә патриотик чарага чакырдылар.
Алар өчен сугыш еллары җырларына багышланган патриотик музыкаль программа уздырылды.
-Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә маскировка челтәрләре үрүче олы йөрәкле хатын-кызлар катнашты. Сугыш җырлары! Күпме солдатның йөрәген җылыткан алар! Бу көнне яшьләр үзәгендә сугыш чорлары җырлары яңгырады. Үзәккә йөрүче яшүсмер егетләр апалар белән биеп тә алды, — ди яшьләр үзәге җитәкчесе Алла Уразайкина.
Чарада катнашучылар алга таба эшләргә илһам, дәрт алдылар.
Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Нет комментариев