Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Иске Зәй мәдәният хезмәткәрләре хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга җыелган әйберләр районнан китүче чираттагы гуманитар ярдәм белән озатылачак.

-Район авылларыбызның һәр мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итү өчен нәрсә дә булса эшлиләр. Күп авыл мәдәният йортларында маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Без дә — Иске Зәй мәдәният йортында эшләүчеләр читтә калмаска булдык. Акча җыеп, аңа хәрбиләр өчен иң кирәкле булган әйберләрне алдык, — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Җыелган акчага озак сакланучы ризыклар, баллы күчтәнәчләр, оекбашлар, дымлы салфеткалар, гигиена чаралары алганнар.
Мәдәният хезмәткәрләре мондый акцияләрдә даими катнашалар. Алар җыйган бар нәрсәне Зәй волонтерлары аша махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрәчәк.

Бу коллективтан да якыннары, туганнары Ватан иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучылар бар.

-Анда — безнең егетләр! Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш. Дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде, — ди коллектив.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев