Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Иске Тәкмәк халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды

Искетәкмәклеләр «Махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм» акциясе уздырды.

Авыл халкы хәрбиләргә акчалата ярдәм итеп, бу средстволарга җылы кием, азык-төлек, медикаментлар, газ баллоннары сатып алынды. Шулай ук искетәкмәклеләр окоп шәмнәре дә әзерлиләр. Балалар хәрби абыйларына теләкләрен белдереп хатлар язды, җибәрер өчен район газеталары да әзерләнде.

«Боларның барысын да без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен исемле посылкаларга тутырдык. Безнең кечкенә генә ярдәмебез хәрбиләргә авыр вакытларда аларны туган якларда көтүләрен, терәк булуыбызны аңларга ярдәм итсен», — ди Иске Тәкмәк китапханәчесе Валентина Киселева.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев