Имәнлебаш мәчетенең түбәсе игелекле кешеләр ярдәме белән ябылды
Бу язмамны Имәнлебаш авыл халкы үтенече буенча язам.
Сүзем Имәнлебаш мәчетен төзекләндерү эшендә үзеннән өлеш керткән кешеләр турында.
Мәчетнең түбәсен ябуда Шепкә егете Фаил Ибраһимовның тырышлыгы турында язган идем инде. Эшләнеп бетмәгән түбә кыегын калай белән тышлау эшен дә Фаил килеп эшләп бетергән. Аңа Илгиз Мозаффаров белән Габделбәр Салаватов булышлык күрсәткәннәр. Мәчеттән курчак өе ясаганнар! Һәм иң мөһиме — материалларын да җыелган хәер акчасына алганнар.
Җыелган хәер акчалары тиене тиенгә язылып бара. Нәрсәгә тотыла — отчет бирелә, халык алдында йөзләре ак. Бу оештыру эшләрендә авыл хәзрәте Барый абый Нәҗмиев — башлап йөрүче. Һәр елны мәчеттә зурлап ифтар ашлары уздырыла. Мәчетнең матурлыгы, чисталыгына сокланырлык. Авылга ямь биреп, һәр көнне моңлы азан тавышы яңгырый.
"Мин бик рәхмәтле Фаил Ибраһимовка. Эшләгән эшләре өчен бер тиен акча алмый. Үз игелеге гаиләсенә меңе белән әйләнеп кайтсын, — ди Барый абый.
Зират та чип-чиста. Аз гына чүп үсә башлау ялт итеп куялар.
Мең рәхмәт үз өлешен керткән һәркемгә!
Разилә Салаватова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев