Яктыкүллеләр тугыз айда 140 маскировка челтәре үрделәр
Игелекле гамәл

Яктыкүллеләр тугыз айда 140 маскировка челтәре үрделәр

Якты Күлдә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен ике урында маскировка челтәрләре үрәләр.

Авылның игелекле йөрәкле апалары мәдәният йортына җыелып, инде 9 ай изге эш башкаралар. Алар шушы вакыт эчендә 140 челтәр үрделәр. Ә Разия Шибаева үз йортында маскировка челтәрләре үрүгә алынды.

Маскировка челтәре үрү — бик җентекле эш, аның һәр тасмасы егетләребезне сакласын иде дип изге теләкләр, догалар әйтеп үрелә.

«Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү — намус эше. Башкалар да безгә кушылсын иде», — ди челтәр үрүче волонтерлар.


Нет комментариев