Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәй волонтерлары плащ дождевик-пончо һәм тепловизорга каршы япма-юрганнар тегәләр

Зәй волонтерлары ике яңа юнәлеш буенча эш башладылар: плащ дождевик-пончо һәм тепловизорга каршы япма-юрганнар тегәләр.

Ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге сагында торганда, хатын-кызларыбыз аларның тормышларын уңайлырак һәм куркынычсызрак итәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр: саклагыч маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган ашлар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбаш-бияләйләр бәйлиләр һәм тагын бик күп эшләр башкаралар.

Районда хәзер 17 пунктта маскировка челтәрләре үрәләр. Әлеге эшнең башында Елена Хисаметдинова тора. Күпләр беркөн дә калмый челтәр үрергә йөри. Бирегә йөрүчеләрне махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итү теләге берләштерә.

Безнең маскировка челтәрләре үрүчеләр турында Зәй хәрбиләре генә түгел, ә илебездән төрле хәрби частьләрдә хезмәт итүчеләр дә белә. Шуңа күрә маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Шулай ук цехта разведчиклар һәм снайперлар өчен химера костюмнары да тегәләр. Бу төр костюмнарга да ихтыяҗ зур. Мондый киемнәр өчен тукымаларны заказ буенча кайтарталар. Әлеге тукымалар җиңел, суга чыланмый һәм ялтырамый.

— Бүгенге көндә Зәйдә шәһәрдә, Мирный, Иске Зәй бистәсендә, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Аксар, Карман, Түбән Лоҗы, Кәрәкәс, Түбән Биш, Югары Мәлем, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Якты Күл, Сәвәләй, Маврин авылларында һәм Иске Зәйдә Лидия апа берүзе өендә маскировка челтәрләре үрә. Цехта госпитальләр һәм хәрбиләр өчен эчке киемнәр дә тегәбез, — ди Елена Хисаметдинова.

Хәзер тагын ике яңа юнәлеш буенча эш башладылар: плащ дож-девик-пончо һәм тепловизорга каршы япма-юрган тегәләр. Елена Хисаметдинова белдергәнчә, плащ-пончо яңгырдан саклый һәм кирәк булганда аннан тент ясарга, ә берничә шундый плащ булганда зур палатка корып була. Тепловизорга каршы япма тепловизор күрүдән саклый һәм шулай ук кирәк булганда, зур тентка җыела ала.

Хәрбиләрдән рәхмәт ишетү игелекле эш белән шөгыльләнүчеләрне канатландыра. Ялга кайтучы егетләребез дә гаиләләре белән күрешкәннән соң, волонтерлар янына рәхмәт әйтергә ашыга.

— Көн саен безнең олы йөрәкле, нечкә күңелле, игелекле апаларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне дроннардан, дошман күзләреннән саклау өчен иртәнге сәгать 7дән маскировка челтәрләре үрергә киләләр. Безнең челтәрләр хәрбиләребезне саклый. Мондый вакытта читтә калып булмый, без хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Барыбыз бергә берләшеп кенә ышанычлы тыл булдыра алабыз. Безгә эшче куллар җитми, эшнең авырлыгы юк, өйрәтербез, безгә кушылыгыз! —ди Елена Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев