Дүрт-Мунчада өч авыл халкы җыелышып маскировка челтәрләре үрәләр
Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортында иртән дә, кичен дә халык кайнаша.
Биредә мәдәният чаралары үткәрү белән генә чикләнмиләр, ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен җирлекне игелекле хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрергә җыела.
Бер ай ярым эчендә 28 челтәр үрергә өлгергәннәр.
-Дүрт-Мунча җирлегендә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыруны күптәннән уйлап йөрсәк тә, октябрь башында бу эшкә алынырга кирәк дип ныклы карарга килдек. Эш ике сменада оештырылды. Җирлегебездәге өч авыл — Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаш халкының барысы да диярлек махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итә, — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Люзирә Гайфуллина.
Җирлектә маскировка челтәрләре үрү эшенең башында Энҗе Шиһапова тора. Ул Әнисә апа Хәсәншина белән моңа кадәр челтәр үрергә Куш-Елга авылына йөргән.
—Авылдашлар маскировка челтәрләренең хәрби егетләребез өчен бик кирәк булуын аңлап, бу эшне үзебездә дә башлыйсы иде бит дип борчылдылар. Киңәштек тә эшкә алындык, — ди Энҗе Шиһапова.
Челтәрләр үрү өчен корылмаларны Николай Васильев ясаган. Челтәр үрергә көн дә 25ләп кеше йөри. Иртән дә, кич тә киләләр. Дүрт-Мунчаның клубка ерак урнашкан урамнарында һәм Зичәбаш авылында яшәүчеләр — иртәнге якта, ә Кабан-Бастрык һәм якын-тирәдә яшәүче дүртмунчалылар кичен килә. Инде остарганнар, көнгә бер челтәр үреп бетерәләр.
Челтәр өчен тукымаларны Тамара Петрова, Валентина Андреянова, Нина Бусыгина кисеп торалар.
-Ил өчен шундый кыен вакытта без дә читтә кала алмадык. Әзер челтәрләр эченә солдатларга күчтәнәчләр салып төрәбез. Укучылар солдатларга хатлар язалар, — ди Нина Бусыгина.
Нина апа лаеклы ялда булса да машина да йөртә, челтәр үрергә авылдашлары Анастасия Кукина һәм Анна Батаеваны утыртып алып килә.
Челтәр үрүчеләр арасында уллары, кияүләре махсус хәрби операциядә катнашучы апалар да бар. Мария апа Альсуфиеваның улы Ватаныбыз иминлеге сагында тора. Ул туганы Анна Чехлова белән бергә челтәр үрергә йөри.
-Узган ел ук нишләп безнең авыллар да маскировка челтәре үрү эшен башламыйлар инде дип буйлап йөри идем. Бу игелекле эшкә алынгач, бик сөендек инде. Монда 3-6 сәгать вакыт узганы сизелми дә. Хәрби егетләребез исән-сау булсыннар, без үргән челтәрләр аларга булышсын иде. Энебез ялга кайтып китте. Бармыйча калып булмыймы, дигән идек, юк, минем анда сугышчан дусларым, 22 яшьлек балалар калды, без бергә булырга тиеш, иң кирәкле әйберләрнең берсе — маскировка челтәрләре, диде. Күптән түгел челтәрләр өчен рәхмәт әйткән фотографиясе килде, — ди Анна Чехлова.
Алар Мария апа белән Зичәбаш авылыннан киләләр челтәр үрергә. Сугышчы егетләргә багышлап тирән эчтәлекле шигырь дә язган.
«Тасма төянәлгән саен
Әйтеп куя бер сүзен:
„Саклагыз сез баламны,
Исән йөрсен, сау булсын!“
Челтәр җепләре ныгыйлар
Тозлы яшьләр тамганга.
Төен саен изге дога
Әйләндерсен калканга».
«Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле», -ди күз яшьләрен сөртеп маскировка челтәрләре үрүче апалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев