Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Дүрт-Мунчада маскировка челтәрләре үрүчеләр янында балалар булды

7 октябрьдә дүртмунчалылар да маскировка челтәре үрү эшенә алынды. Игелекле эш башкаручылар шомарып килә: 20 көн эчендә 8 челтәр үргәннәр.

Дүрт-Мунча мәдәният йортына челтәр үрергә Кабан-Бастрык, Зичәбаш хатын-кызлары да йөри.

Дүрт-Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар бирә. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек җиңүгә кадәр 200 көн» проекты кысларында балаларның көзге каникулларында мәдәният йортында төрле чаралар уздырылды. Маскировка челтәрләре үрүче апалары балаларга алар үргән челтәрләрнең хәрби зонада бик кирәкле булуы турында сөйләп, челтәр үрү буенча мастер-класс та күрсәттеләр.

«Безнең егетләребез алгы сызыкта. Бу челтәрләргә алар бик мохтаҗ. Балаларның челтәр үрүчеләр янында булуы патриотик тәрбия, шулай ук уртак эшкә рухи һәм ихлас өлеш кертү дә», — ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Хәрби егетләребез махсус операция зонасында бурычларын намус белән үти, ә яшь патриотлар аларга чын күңелдән рәхмәт әйтә.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев