Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Дүрт-Мунчада да маскировка челтәрләре үрә башладылар

Зәй районы һәм шәһәрендә барлыгы 25 пунктта маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оешты.

Соңгы атналарда Югары Пәнәче, Дүрт-Мунча, Бигеш авыллары хатын-кызлары да бу игелекле эшкә кушылды.

Маскировка челтәрләре — махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе. Бу — бик зур ярдәм, дөрес ясалган маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерләрне саклап кала ала.

Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар. Дүрт-Мунча җирлегендә дә хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар. 7 октябрьдә челтәр үрергә керештеләр һәм ике көндә беренче челтәрне үреп тә бетергәннәр. Ә челтәр үрергә аларны Зәй волонтерлары авылга барып өйрәтте.

-Тиздән яфраклар бөтенләй коелып бетәчәк, бөтен җир шәрә, шыр ачык калачак. Ә маскировка челтәрләре белән дошман күзеннән сакланырга мөмкин. Әмма алар яна, ертыла, табигатьтә төсләр алышына... Шуңа күрә хәрбиләрдән челтәрләргә заявкалар бик күп. Җиңүне тизрәк якынайту өчен безнең рәтләргә кушылырга чакырабыз! Һәр ярдәм бик мөһим! — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев