Бура-Киртәдә дә маскировка челтәрләре үрә башладылар
Бу эшне авылда ничек оештырулары турында Җәннәт Гарифуллина сөйли.
Көтмәгәндә, уйламаганда Чаллы шәһәрендә яшәүче күршебез Ләйсән Миңнехановадан хәбәр алдым. «Җәннәт апа, авылыбызда маскировка челтәрләре үрү эшен оештырырга иде», — дигән.
Ул көчләреннән килгәнчә тормыш иптәше Дамир белән булышачакларын да белдерде.
Тимерне кызуында сугарга кирәк дип шул ук көнне үк авылыбызның хатын-кызлары белән сөйләшеп чыктым. Ләйсән тиз арада Зәйдә маскировка челтәрләре үрү эше башында торучы Елена Хисаметдиновага чыкты. Нәрсәләр кирәген барлады һәм Чаллыда яшәүче Бура-Киртә егете Марат күрше Куш-Елга авылына барып, стойкаларның үлчәмен алып кайтты. Дамир белән стойканы ясап та куйдылар. 23 сентябрьдә Зәйдән Елена Хисаметдинова командасы белән килеп, маскировка челтәрләре үрергә өйрәтеп киттеләр. Авылдашлар бик теләп челтәр үрергә өйрәнде. Елена Викторовна шушы маскировка челтәрләренең егетләребез өчен бик кирәкле булуын, ялга кайтучы хәрбиләрнең һәрвакыт челтәрләр сорауларын, рәхмәт әйтүләре турында сөйләде. Шундый игелекле эш белән шөгыльләнүчеләр белән сөйләшкәндә күзләргә яшьләр килде. Газиз балалар бит анда! Сугышлар бетеп, егетләребез исән-сау кайтсыннар иде. Ә без чирләмичә, саулык-сәламәт булып, яу кырындагы егетләребезгә аз гына булса да булыша алсак иде дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев