Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

«Безнең өчен аларның һәркайсы кадерле»

Түбән Лоҗы авылы клубында кичен халык кайнаша.

Бирегә яшьләр күңел ачу өчен килә икән дип уйлаучылар ялгышыр, бу вакытта авылның игелекле йөрәкле хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Эшне 2023 елның февралендә башлаганнар. Башта авыл халкыннан материаллар җыеп челтәр үрсәләр, хәзер профессио-наль тукымалар белән эш итәләр.

— Рәхмәт яусын маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләргә. Бер көн калмыйлар, эшебез күп дип тормыйлар. Тизрәк сугыш бетсен иде дип телибез. Бүгенге көнгә 100гә якын челтәр үрдек. Эшнең мөһим икәнлеген аңлыйбыз. Эшче куллар җитәрлек булса — көненә бер челтәр әзер. Түбән Лоҗы зур авыл түгел, авыл халкы маскировка челтәрләре үрү өчен тукыма алырга 250 мең сум акча җыеп тапшырды, — ди авылда хәрбиләргә ярдәм эшен башлап йөрүче, Түбән Лоҗы клубы директоры Энҗүдә Исламова.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Түбән Лоҗы оныгы отпускка кайткач, аңа да 25 мең сум акча һәм маскировка челтәрләре биргәннәр. Әле бәлеш пешереп тә сыйлаганнар.

Челтәр үрүчеләр арасында иң өлкәне — 70 яшьлек Вәсилә Кәлимуллина. Ул да беренче көннәрдән үк йөри.

— Кулдан килгәнчә егетләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Кемдер улы өчен, кемдер кия-ве өчен тырыша. Алар бит безнең балаларыбыз. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле. Исән-сау кайтсыннар иде дип догалар укып үрәбез челтәрне, — ди Вәсилә апа.

Араларында лаеклы ялдагылар да, эштәгеләр дә бар. Нина Галимова белән Фатыйма Нуретдинова Куш-Елга фермасында сыер савалар. Буш вакытлары булуга, тизрәк челтәр үрүчеләргә кушылалар. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Низаметдинованың куллары шулкадәр шомарган, хәтта челтәрнең бер ягын берүзе дә үреп бетерә икән.

— Егетләребез Ватанны, илебезне саклыйлар. Без үргән челтәрләр егетләребезнең гомерен сакласын. Аларга яу кырында авыр бит. Ә безгә монда бердәмләшеп эшләве җиңел. Беркөн дә каласы килми. Илләребезгә тынычлык килсен иде дип телибез. Шул көннәрне бик көтәбез. Без укыган догалар барып ирешсен иде, —ди Рузалия Абдульманова.

Әлеге хатын-кызлар авылның мәдәни тормышында да катнашырга өлгерә. Хорда да җырлыйлар, тамашалар, бәйрәмнәр дә әзерлиләр. Ә барысын да бер — хәрбиләребезнең туган якларга исән-сау җиңү белән әйләнеп кайту теләге берләштерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев