Барысы да Җиңү өчен!
Шыкмай авылыннан Эльвира Гайфуллинаның улы махсус хәрби операциядә катнаша. «Нео» позывноен йөртүче хәрби — взвод командиры. Аның белән бергә Зәйнең 4 егете дә бар.
Алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшүче егетләргә квадроцикл һәм генератор кирәк. Егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулары өчен әнисе әлеге әйберләрне алырга сбор ачарга мәҗбүр. Бу сумманы бер кеше генә күтәрә алмый.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез безнең һәммәбез өчен мөмкин булганның барысын да, хәтта мөмкин булмаганны да эшли. Әгәр дә алар, безнең тыныч күк йөзен саклап калырга тырышып, иң кыйммәтле нәрсәләрен — гомерләрен куркыныч астына куя икән, без дә читтә калырга тиеш түгел. Зәйлеләр һәрвакыт яу кырындагы егетләргә ярдәм итеп килә. Бу юлы да изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләр булыр дип ышанабыз. Җиңүгә таба шушы авыр юлны бергә үтик! Бердәмлектә бит безнең көч!
Акчаны Эльвира Шавкатовнага түбәндәге телефон номеры буенча күчерергә була: 89969034249
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев