Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Балалардан хәрбиләргә җылылык: Түбән Биш мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясый

Окоп шәмнәре өчен парафинны укытучылар акча җыеп сатып ала, банкаларны авыл халкы белән бергәләшеп җыялар, ә укучылар хезмәт дәресләрендә һәм буш вакытларныда окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль.

Әгәр элек кукуруз яки фасольдән бушаган калай савытлар чүпкә ыргытылса, хәзер һәр банканы кадерләп җыеп, окоп шәмнәре ясаучыларга китерәләр.

Мәктәп директоры Сергей Иванов үзе һәр банканы чистартып, кырларын тигезләп, укучыларга шәм тутырыр өчен әзерләп бирә. Бер ай элек әлеге эшкә алынганнар. Беренче партиядә 360 окоп шәме ясап җибәргәннәр. Хәзер тагын шул чамада әзерләгәннәр. Без мәктәптә булган көнне VIII сыйныф укучылары хезмәт дәресендә окоп шәмнәре ясый иде.

-Хезмәт дәресләрендә, дәресләрдән соң укучыларыбыз бик теләп хәрби абыйларына окоп шәмнәре ясарга алыналар. Бар коллективыбыз белән башкарабыз әлеге эшне. Шәм ясар өчен парафинны укытучылар акча җыеп волонтерлардан алабыз, банкаларны бар авыл халкы белән җыябыз. Укучылар солдат абыйларына, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар да язалар, — ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Шиһабетдинова.

Окоп шәмнәре ясаучы VIII сыйныф укучылары арасында республика фән олимпиадаларында призер булган ике кыз да бар. Алар — татар әдәбиятыннан призер булган Арина Балончева һәм рус теле буенча призер Чулпан Уразманова. Кызлар яхшы укырга, олимпиадаларда үзләрен сынарга, хәрбиләргә ярдәм буенча саваплы эштә дә катнашырга өлгерәләр. Башкалар да сынатмый.

-Бар теләгебез — хәрбиләребез җиңү белән туган якларга кайтсыннар. Бу окоп шәмнәре аларны җылытсын, туган якта аларны көтүләрен белдерсен. Без окоп шәмнәрен ясаганда шул теләкләрне телибез, — ди укучылар.

Әлеге мәктәптән ике укытучының — Земфира Мирсәетова һәм Гөлнара Шиһабетдинованың уллары Радик белән Рөстәм махсус хәрби операциядәге егетләр белән элемтәдә торалар. Аларга хәрбиләргә гуманитар ярдәм дә илтеп кайттылар.

-Махсус хәрби операциядә Ватан иминлеге өчен көрәшүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да бар. Җиңүгә үзебезнең дә өлешебезне кертәсебез килә. Укучыларыбыз белән шул теләк белән алындык бу эшкә. Ә шәм ясау авыр эш түгел. Солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар гына, — ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев