Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Аксарлыларның хезмәте рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек

Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итү — барыбызның да изге бурычы.

Районда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатыннан алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Күпләр тыныч кына өйләрендә утыра алмый. Үзебездән бераз булса да өлеш кертергә тырышабыз, диләр.
 “Озатып вокзаллар каршында, маңгайдан үптеләр аналар...”  Хәрби җырлар суза-суза әби-апалар маскировка челтәре үрә. Әнә шулай Аксар мәдәният йортында көн саен эш гөрли. Бар халык махсус хәрби операция  зонасына гуманитар ярдәм әзерләгәндә, алар да бу эшне башлап җибәрергә уйлыйлар. Гыйнвар аенда оешкан волонтерлар төркеме 45 челтәр үрергә өлгергәннәр.

-  Илдә барган вәзгыятьне күпләр аңлап бетерми әле. Махсус хәрби операция дигән булабыз, ә бит андагы хәлләрне үз башыннан кичергәннәр генә аңлый. Безнең арада уллары шунда булган әниләр дә бар. Анда кемнең баласы булуга карамастан, бирегә килгән һәркем аларның исәнлеге өчен тырыша.  Үрү эше тизрәк барсын өчен, тасмаларны өйләрдә төне буе кисүче кызларыбыз бар.  Тик барыбер  ярдәмче куллар җитми. Мөмкинлеге булган авылдашларыбызның да безгә кушылуын телибез. Безгә чәй өстәле әзерләргә акчалата ярдәм иткән Гобәйдуллиннарга, Галимовларга, Хисамовларга һәм Рушат Зиннәтовка зур рәхмәтебезне белдерәбез,-ди волонтер Сәмия Галиева.  
Берәүләр кисә, икенчеләр үрә. Аларга карап хәтта күз иярми. Әзер булган челтәрне эченә егетләр өчен кирәк-ярагын салып,  капчыкка тутырып та куялар. 

Сания Садыйкованың  олы улы Эдуард  махсус хәрби операциядә һәлак булган. Үзен ул егетләребезгә ярдәм итеп тынычландыра. Барлык ир-атлар илебезне сакларга киткәндә, Сания ханымның газиз улы тыныч күңел белән  өйдә утыра алмый. 2023 нче елда контракт төзеп СВОга китә.   

-    Егетләрнең исәнлеге өчен тылдагы һәркем булдыра алган кадәр булышырга тиеш.  Үзем дә эштән бушаган арада челтәр үрүчеләргә ярдәм итәргә тырышам. Махсус хәрби операция тизрәк бетеп, маскировка челтәрләре экспонат булып музей өстәлләрендә калышлы гына булсын иде,- ди Сания Садыйкова. 

Бердәм булып эшләгән изге гамәлнең нәтиҗәсе дә бар. Аксар авылы җирлегеннән әле тагын күп төрле ярдәм чаралары әзерләнә. 

-Гыйнвар аенда бер корылма куеп үрә башладылар, эшче куллар артып киткәч, тагын берне корып бирдек. Биредә эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк! Авылның хатын-кызлары моңа кадәр мәчеткә җыелып, токмач әзерләделәр. СВОдагы егетләрнең әти-әниләре белән исемле посылкалар әзерләп җибәрәбез. Алардан “алдык” дигән хәбәр белән фотоларны ватсаптагы авыл группасына куябыз.  Шулай итеп, гуманитар ярдәм әзерләшкән аксарлыларны сөендерәбез,- ди Аксар авылы җирлеге башлыгы  Юрий Гыйльманов.

 Волонтерлар төшкә кадәр эшләгәч, җыелышып чәй эчеп алалар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәдән коймак басып,  өстәл әзерләп, тырыш волонтерларны сыйлый. 

Җәй  булуга карамастан, челтәр үрергә килүчеләрнең сафлары кимеми. Көненә бер челтәр үрергә өлгергән чаклары да бар. Изге теләк белән башкаручыларның гамәлләре бары тик мактауга hәм хөрмәткә лаек. Маскировка челтәре хәрбиләрне дошманнан каплап, гомерләрен саклап калуы беркемгә сер түгел. Егетләрдән килгән рәхмәт сүзләре волонтерларга тагын да рухланып эшләргә этәргеч бирә.

Җиңү армиясенә кушыл!

Контракт хезмәте буенча тулырак мәгълүматны 8(800) 222-59-00

#ВступайвАрмиюПобеды #армияПобеды #марафонТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев