Аксарлылар хәрбиләргә посылкалар әзерли
Игелекле гамәл

Аксарлылар хәрбиләргә посылкалар әзерли

Бу эшне авыл халкы чын күңелдән,бик теләп башкара.

Мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге Аксар егетләренә гуманитар ярдәм җибәрү өчен посылкалар әзерләнде. Тартмаларга азык-төлек, гигиена кирәк-яраклары тутырганнар.   Посылка эченә балалар язган хатларны да салганнар. Сания апа Садыйкова 200гә якын эчке кием тегеп алып килгән.

- Зур рәхмәт ярдәм итүчеләргә. Егетләрнең Җиңү шатлыгы белән исән кайтуларын телибез,- ди Аксар мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Миңнуллина. 


Нет комментариев