Аксарлылар маскировка челтәре үрүчеләрне хөрмәтләделәр
Изге күңелле волонтерлар төркеме 100нче челтәрне үрделәр. Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт куйды.
Бүгенге көндә һәркем көченнән килгәнчә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Маскировка челтәрләре сугыш зонасында иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, авылыбызның мәрхәмәтле хатын — кызлары бар күңел җылысын биреп кушылды бу эшкә. Кыштан бирле үзләренең шәхси вакытларын кызганмыйча, зур җаваплы эш башкара кызлар. Алар Татарстан Республикасы көненә 100нче сетканы үреп тәмамладылар. Шул хөрмәткә без — мәдәният хезмәткәрләре аларга багышлап, кечкенә генә концерт әзерләдек. Алар хезмәте -тылдагы чын батырлык. Гыйнвар аеннан бүгенге көнгә кадәр йөрүчеләребез Гөлсинә Нуруллина, Рәнизә Нуруллина, Сәмия Галиева, Сания Садыйкова, Галия Әхмәтшина, Назилә Гыйләҗиева, Венера Абзалова, Әлфия Халиуллина, Дамирә Тәхаутдинова, Айсылу Зиннәтова, Миңлебикә Борһанова, Гөлгенә Хәкимова, Гамилә Әхтәмҗанова, Сөенеч Галимова, Нурфия Хөснетдинова, Минзүрә Сапина – 100 сеткага җиткерүчеләребез.
Тәһеҗүрә Хәбибуллина, Дөрия Бәдертдинова, Рәсимә Талыйпова, Изалия Яхина, Әнисә Чурина, Рәмзия Шәйхиева, Альбина Мирсаева, Рәкыйга Шакирова, Айгөл Гомәрова, Алсу Әшрәпова, Гөлфия Талыйпова, Резедә Сәләхиева, Ләйсән Гилаева, Зөбәрҗәт Гилаева, Рәфидә Гатина, Нәсимә Заһидуллиналар төп командага ярдәмгә кушылдылар. Киләчәктә команда тагын да зураер дип ышанып калабыз.
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребезгә туган якларыбыздан килгән җылы хәбәрләр бик ярдәм итә. Балалар тарафыннан язылган хатлар, авылдашлар ярдәме белән җибәрелгән посылкалар, шәмнәр, токмачлар, Сания апа теккән эчке киемнәр һ.б. Бүгенге көндә 9нчы гуманитар ярдәм оештырылды. Бу эшне башлап йөрүче авылыбыз җирлеге җитәкчесе Юрий Гыйльмановка, Зөһрә апага, Гөлчәчәк, Лилия, Гүзәл апага зур рәхмәт.
Сетка үрергә мәктәп, балалар бакчасы коллективы да көчләреннән килгәнчә ярдәм итә. Аларны бу эшкә этәргән мәктәп директоры Рафаэль Хәсәншинга да рәхмәт. Балалар бакчасындагы кызларыбыз бик күп тукымалар кисеп тапшырдылар. Ә мәктәп кызлары үзләренең яллары арасында тизрәк ярдәмгә ашыкты.
Өлкән яшьтәге апаларыбыз ярдәм йөзеннән, үрүче кызларыбызга өйләрендә пешереп тәмле ризыклар алып киләләр. Фәйрүзә апа Миңнуллина, Гөлнур апа Әхмәтҗановалар, шулай ук Равия Мозаффарова, Рушат Зиннәтов, Гөлназ Ризатдинова, Рамил абый Галимов, Әлфинур Хисамова үрүче кызларыбызга күчтәнәчләр алып килде. Айрат Гобәйдуллин абый чәй өстәленә акчалата ярдәм күрсәтте.
Ялга кайткан егетләребез үзләре үк хезмәтебезне хөрмәтләп, үрүче кызлар белән очрашырга теләп, тәмле ризыклар алып килделәр.
Кызлар бердәм, дус, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Ватсап группасында һәр эш нәтиҗәләрен теркәп баралар. Сәмия апаны группа җитәкчесе дисәк тә була. Сетка, тукыма булдыруларны ул күбрәк кайгырта. Кызлар башлаган сеткаларын үреп бетермичә, кайтырга ашыкмыйлар. Иртәнге 9нчы яртыдан көндезге 2,3,4ләргә кадәр үрәләр. Көндез килә алмаганнар кичләрен килеп үрә Нурфия апа, Сания апалар. Минзүрә апа эш сменасы бушаган арада йә көндез, йә кич үрергә бирегә ашыга.
Менә шулай бердәм булганда егетләребезгә зур ярдәм бит. Ватанны сакларга киткән ир-егетләребезгә уңышлар телибез, батырлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Батырларча һәлак булган егетләребезнең урыннары җәннәттә булсын. Гаиләләренә ходай сабырлык бирсен. Егетләребез ышанычлы тылны, туган йортларының җылысын, якташларыбызның рәхмәтен тоеп торсыннар өчен, ярдәмнәребезне кызганмыйк.
Хөрмәтле хатын-кызларыбызга бетмәс-төкәнмәс энергия, корыч кебек ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә бөтенлек телибез. концертта катнашкан артистларыбыз Фәтхелгаян Әхмәтҗанов, Фәнис Исрафилов, Рафил Мирзияновларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Гүзәлия Миңнуллина, Аксар мәдәният йорты режиссеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев