Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Игелекле гамәл

Аксар авылында хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрү цехы эшли

Авылның мәрхәмәтле апалары челтәр үрергә авыл мәдәният йортына йөри.

Яшең җитсә җитмешкә, кулдан килми бер эш тә. Яшең җитсә, сиксәнгә аптырыйлар исәнгә дигән сүз тезмәсен  белсәк тә, күнел бит яшь. Күнелең белән әллә нәрсәләрне эшли алырсың кебек тоела.

Без дә түзмәдек мәдәният йортына фронт өчен саклану сеткалары ясаучылар янына килдек. Ә анда...эш кайный...Авылыбызның 10 хатын-кызы икенче челтәрләрен тутырып бетереп киләләр.Күнелләребездә әйтеп бетергесез җылы хисләр уянды. Һәркайсы вакытын җайлап, бу эшкә бердәм булып килүләренә сокландык. Рәхмәтләр укыдык. Аллаһыбыздан сугышларны тизрәк туктатуын, балаларыбызның исән-сау кайтуларын сорадык. 

Фотолар Аксар мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев