Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Октябрь урамы 7нче йортында яшәүчеләр үз ишегалларын кардан чистарта

Башка йортлар да яшәүчеләр дә бу эшкә кушыла акрынлап.

Бу көннәрдә кар күп ява, көчле бураннары да булды. Бар җирне ап-ак кар каплады. 
Карны чистартып өлгереп булмый,  ул тагын ява. Игенчеләр мул кар яуганга сөенсә, юл хезмәтләре өчен өстәмә мәшәкатьләр тудыра. 
Зәйдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында үз ишегалларын чистартырга чыгучылар да бар. Октябрь урамының  7нче йортында яшәүчеләр ишегалды җыештыручының үзенә генә кар чистарту авыр булуын аңлап, аңа ярдәмгә чыктылар. Кулларына көрәк алып кар чистартучылар бердәм эшләүнең күңелле дә, җиңел дә булуын әйтәләр.
Башкалар да алар үрнәгендә бу эшкә кушылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев