Зәйнең “Каенкай” бакчасы балалары махсус хәрби операциядә катнашучы абыйлары белән очрашты
14 мартта Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда нәни балалар катнашында патриотик чара узды.
“Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашуга махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннары Георгий Борисов, Евгений Ильин, Сергей Изосимов һәм хәрби зонадан ялга кайткан “Журавль” позывноен йөртүче егет килде.
Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова балаларга хәрби абыйлары, аларның бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торуы турында сөйләде. Хәрбиләрнең дә балаларга әйтер сүзләре бар иде. Алар балаларга тыныч күк йөзе, дус булыгыз, бер-берегезне яклагыз, мәктәпкә баргач тырышып укыгыз, дип теләкләрен җиткерделәр. Малайлар, сез армиядә хезмәт итәргә телисезме дигән сорауга, хор белән, әйе, дип җавап бирделәр.
-Киләчәктә бар өметебез сездә. Илебез сагында кыю торырга әзерләнегез! – диде Евгений Ильин.
Иске Зәй балалар китапханәсе китапханәчесе Ольга Cергеева хәрбиләргә үзләре үргән паракорд браслетлар бүләк итте.
-Паракорд дип аталган беләзек махсус ысул белән нык паракорд шнурыннан эшләнә. Ул хәрбинең кулына киелә. Кирәк булганда биш секунд эчендә сүтелә, биш метр озынлыктагы ныклы бау барлыкка килә. Экстремаль очракларда кирәкле нәрсәгә әйләнә. Беләзекнең мәгънәсе шунда, хәрби аны һәрвакыт үзе белән кулында яки карабинга беркетеп йөртә ала һәм кирәк вакытта файдалана. Ярага жгут кую өчен, хәтта каты трос буларак та кулланып була, - дип браслетның үзенчәлекләре турында сөйләде ул.
Балалар хәрби абыйларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар да бар. Алар шигырьләрен аеруча горурлык белән сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев