Зәйнең яшь көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңүләр яулады
Яңалыклар

Зәйнең яшь көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңүләр яулады

16 мартта Мәскәү өлкәсенең Мытыщи шәһәрендә ирекле көрәш буенча JUNIOR WRESTLING LEAGUE Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең 37 шәһәреннән 88 команда һәм Әрмәнстаннан бер команда катнашты. Татарстан җыелма командасы составында Зәй спортчылары да бар иде.

Үз яшь аралыкларында, үз үлчәү категориясендә безнең Әмир Хөснетдинов җиңүче булды, Әбүбәкер Мугурбиев икенче урынны яулады. Егетләрнең тренеры Илнар Хәйруллин.
Дәрәҗәле ярышта зур уңышларга ирешүче егетләрне котлыйбыз.
 


Нет комментариев