Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме «Истәлеккә агач утырту» акциясендә катнашты

Кичә “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме «Истәлеккә агач утырту» акциясендә катнашты.

Балалар бакчасында бу матур гадәт инде традициягә кергән. Һәр елны балалар бакчасының чыгарылыш төркемнәре әти-әниләре белән истәлеккә агачлар утырта.
Сабый бакчага алты ел йөри. Ул бу вакыт эчендә төрле нәрсәләргә өйрәнә, үзенә дуслар таба, әйләнә-тирә мохиткә ияләнә. Ләкин бер көн килеп җитә, бала бакчадан олы тормыш юлына аяк басарга тиеш була. Бу мизгелләр бер караганда, бик күңелле мизгелләр, ә икенче яктан караганда, бераз моңсу да.

-Быел миндә тәрбияләнүче балалар мәктәпкә китәләр. Без алар белән ул турыда сөйләшеп көлешеп тә алабыз, кайчакта бергәләшеп елап та алабыз. Без аларга бик ияләндек, аерыласы килми. Безнең "Алтынчәч" балалар бакчасында бик күп еллар инде шундый матур гадәт бар. Балалар һәм әти-әниләр бакча биләмәсенә агач утырта. Без дә бу матур гадәттән читтә калмадык. Әти-әниләр белән сөйләштек, алар төрле җимеш агачлары алып килделәр. 12 апрельдә барыбыз бергә җыелып, агачларны бакчага утырттык. Бу - бер бәйрәм булды. Әти-әниләр агач утырта, алар янында шат йөзле балалар йөгереп йөри. Кемдер агач утыртырга чокыр казый, кемдер агачны тотып тора, кемдер су сибә. Бу беренчедән күңелле күренеш булса, икенче яктан балаларга хезмәт тәрбиясе бирү. Барлык әти-әниләргә һәм чыгарылыш төркеме балаларына бик зур рәхмәт, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Уразайкина.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X