Зәйлеләр журналистлар Сабантуенда сынатмады
Республиканың медиа тармак хезмәткәрләре Сабантуе үтте. Узган җомгада баш редакторыбыз Александр Исаков җитәкчелегендә, безнең “Зәй-информ” делегациясе Байлар Сабасында кунакта булып кайтты. Биредә өченче тапкыр республика журналистларының Сабан туе оештырылды.
Татар халкының милли бәйрәменә килүчеләрне сабалылар мәйданга керү юлында ук, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй, җиләк-җимеш вареньелары белән сыйлап каршы алдылар. Ә бәйрәм традицион төстә Сабантуйга бүләк җыю йоласы белән башланып китте. Гармунга кушылып җырлап һәр район редакцияләре коллективларыннан бүләкләр җыелды, талантлылар шунда ук үз осталыкларын җырлар аша, шигырьләп сөйләп күрсәттеләр.
Сабантуенда катнашкан 650дән артык кешене бәйрәм идеясе авторы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
– Үзебезнең тарихта өченче тапкыр мондый Сабантуй уздырабыз һәм икенче мәртәбә Сабада. Саба — чыннан да республикабызның Швейцариясе, матур төбәге. Бик зур рәхмәт кунакчыллык өчен. Монда спорт ярышлары белән команда рухын формалаштыра торган чара үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Быел ул бөтен Татарстан журналистлары бәйрәменә әверелде, - диде ул.
Шулай ук медиа тармак хезмәткәрләрен Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Юнысов та тәбрикләделәр.
Җитәкчеләр аеруча актив эшчәнлек күрсәтүчеләргә бүләкләр дә тапшырды. “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков матбугат эшчәнлегендә цифрлаштыруга системалы караш өчен, Зәй телевидениесы журналисты Адилә Борһанова озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Татмедиа” АҖ генераль директоры Мактау грамотасын, диплом алдылар. “Зәй-информ”ның универсал, алыштыргысыз хезмәткәре Александр Тимофеев “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Мактау грамотасына лаек булды. Ә “Новый Зай” газетасы компьютерда калыплау операторы Марина Янкинага ТР Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бәйрәм программасына исә милли уеннар, спорт ярышлары һәм концерт кертелгән иде. Журналистлар таяк белән тартыштылар, чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып узыштылар, капчык киеп йөгерделәр, утын кистеләр, гер күтәрделәр, турникта күтәрелделәр, волейбол уйнадылар, кул көрәшендә катнаштылар, аркан тарттылар, бил алыштылар, һ.б. спорт ярышларында көч сынаштылар. Бу уеннарда зәйлеләр дә сер бирмәде. Чүлмәк ватуда Нина Павлова, Марина Янкина, көянтә-чиләк белән су ташуда Адилә Борһанова көндәшләрен җиңеп бүләкләр алдылар.
Уеннар барышында үз коллективыбыз әгъзалары уңышлары өчен сөенү белән бергә якташ журналистларыбыз күрсәткән осталык өчен дә горурландык. Районыбызның Югары Мәлем авылы кызы Илгизә Галиуллина бүгенге көндә Казанда “Шәһри Казан” газетасында эшли. Ул Сабантуенда гер күтәрү ярышында барысын да хәйран калдырды, 27 тапкыр 16 килограммлы герне баш өстенә чөеп кенә торды. Бу хатын-кызлар арасында рекорд булды.

“Мин үзебезнең Мәлем авылы Сабантуйларында милли уеннарда, спорт ярышларында чыныгып үскән кыз, шуңа да бүген җиңел генә әлеге ярышта катнаштым. Туган ягымның көч бирүе әнә шулай һәр башкарган эшемдә сизелә”, - дип елмайды Илгизә.
Шулай ук “Күңел” радиосы алып баручысы, Аксар авылы егете Рушат Зиннәтов та ир-егетләр арасында гер күтәрүне 52 тапкыр башкарып җиңү яулады. Зәй төбәгеннән әнә шундый “пәһлеваннар” чыгуына сөенеп күзәттек, җан аттык, эшкә батыр шул бездә халык.

Милли бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, татар эстрадасы артисты Илшат Сафин һәм башка артистлар чыгыш ясады. Милли бәйрәм ахырында спорт ярышларында җиңүчеләрне котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев