Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр “Тоталь диктант” бөтенроссия акциясенә кушылды

Бүген зәйлеләр “Энергетик” Мәдәният сараенда диктант язды.

Диктант язарга мәдәният сарае, китапханә хезмәткәрләре, район һәм шәһәр мәктәпләре, ветеран укытучылар килде. Акциядә катнашучылар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде.
Диктант язу өчен мәйданчыклар шәһәрнең “Энергетик” Мәдәният сараенда, политехник көллияттә оештырылды.

Тоталь диктант - барлык теләүчеләр өчен бөтен дөнья буйлап бер көнне уза торган ирекле бушлай диктант. Монда һәр теләгән кеше килеп, диктант язарга һәм үзенең грамоталык дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин.

Чараның максаты булып дөрес язу, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, рус телен популярлаштыру тора.

- Мәктәптә яхшы укуыма карамастан, укыганда минем өчен диктант сүзеннән дә куркынычрак нәрсә юк иде. Бүгенге диктант алдыннан да бераз дулкынланам. Мин бу акциягә белемен һәм грамоталык дәрәҗәсен тикшерергә теләгән күп кенә кешеләр кушылуына бик шатмын. Бу - бик мөһим чара. Кичә рус теле кагыйдәләрен бераз кабатладым, аз санлы хаталар белән язармын дип өметләнәм, - ди “Энергетик” Мәдәният сараеның вакытлыча директор вазифаларын башкаручы Айгөл Искәндәрова.

Диктант язып бетергәннән соң, күпләр җиңел сулап куйды. Үзләре кичергән тәэсирләр белән уртаклашты.

- Мәктәпне 40 ел элек тәмамладык, әлбәттә, дулкынландым. Диктантка әзерләндем дип әйтә алмыйм, укытучыны тыңларга тырыштым һәм ким дигәндә “дүртле” билгесенә исәп тотам, - ди мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире Тәслимә Гәрәева.

Әйе, бүген зәйлеләр "Тоталь диктант " бөтенроссия акциясенә кушылып, үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев