Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Һөнәри бәйрәм алдыннан Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Ышаныч» торак ширкәте идарәчесе Наҗия Имаметдиновага һәм Идарәче компания баш инженеры урынбасары Ленар Сәлимгәрәевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ленар Наилевич слесарь-сантехниктан баш инженер урынбасарына кадәр юл үтә, шәһәр халкының тормышын көн саен уңайлырак итүдә тырыш хезмәт куя.

Ә  «Ышаныч» торак милекчеләр ширкәте 2024 ел нәтиҗәләре буенча узган елда республика бәйгесендә   “Иң яхшы торак милекчеләре ширкәте” номинациясендә җиңү яулаган иде. Анда эшне җаваплы һәм нәтиҗәле оештыруда Наҗия Нәкыйповнаның роле зур. Ул  идарә итү осталыгы  һәм халык өчен уңайлы мохит булдыруы белән үрнәк.

фото: муниципаль район сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев